Котлыйбыз!
Кара Чишмә авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче
Рәмис Расих улы Шәкүровка
29 июльдә 35 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, нык тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән тигезлектә, мул тормышта яшәргә насыйп булсын!
Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы, син, ахры шуңа да.
Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.
Иң изге теләкләр белән, әти-әниең, тормыш иптәшең Алия, улларың;
энеләрең: Нәфис-Алсу, Ислам, Нәзилә; Рәмзис-Энҗе, Эльза.
Нет комментариев