Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 29 март 2020 - 08:00
    301
    0
    1

    Иске Үтәмеш авылында яшәүче
    Фәридә Имаметдин кызы Мингуловага
    4 апрельдә 55 яшь тула.

    Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, хәзерге кебек ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныгыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

    Сөйкемле карашың кояшка тиң,

    Бар тормышны нурга күмәсең.

    Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

    Бары тик син генә беләсең.

    Тормышта гел ярдәм итеп тора

    Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең,

    Иркәлисең, яратасың, юатасың,

    Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

    Сәламәтлек, озын гомер язсын,

    Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

    Күңелең синең күтәренке булсын,

    Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

    Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәфис,

    кызың Айгөл, киявең Илдар, оныгың Әмирхан,улың Айдар.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: