Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 февраля 2020, 08:00

726

0

5

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,  бүген Чирмешәндә гомер кичерүче әтиебез
Кадыйр Шакир улы Гомәровның

язның беренче көнендә күркәм бәйрәме -  60 яшьлек юбилее.

Кадерле кешебез, сине чын йөрәктән кайнар котлап, теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз.

Синең кебек сабыр, олы йөрәкле, түзем әтиләр бик сирәктер. Бәхетле балачак, кайгыртучанлыгың, игътибарың, борчу-мәшәкать күрсәң дә, күңелеңне төшермичә, һәрвакыт яр­дәм кулы сузганың өчен синең алда баш иеп рәхмәт әйтәбез. Туган-тумачаларга, дусларыңа шәфкатеңне мулдан биреп, юмор хисенә бай, оптимист булып тормышыңны матур алып баруың белән дә һәммәбезгә өлге, үрнәк син. Эштә дә сынатмыйсың - уңышларга ирешүеңне хезмәтеңә җаваплы карап, аннан тәм табып эшләвең, һөнәри осталыгың белән расладың.

Әтиебез, киләчәктә дә туар таңнарың кояшлы, баскан адымнарың нык, сәламәтлегең ниятләреңне башкарып чыгарга җитәрлек булсын, үтәчәк юлларыңда беркайчан киртәләр очрамасын.  Бездән куанычлы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әниебез белән озын гомер кичерүеңне телибез. Тормышның бәхетлесе, шатлыклысы әле алда көтеп торсын.

Синдәй әтиебез булу белән без чиксез бәхетле!

Сине яратып, кызың Гөлназ, улың Ирек.
Бу теләкләргә әниебез Гөлнур һәм

барлык туганнарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X