Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 января 2020, 10:30

874

0

4

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,
Чирмешәндә гомер итүче  кадерле кешебез

Флүзә Әкъдәс кызы Мисбаховага
29 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерле әниебез, ихлас күңелдән шатлыклы бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз! Син - җир йөзендә иң кадерле кешебез. Тормыш сынауларын горур үтеп, бүген безгә зур терәк, яхшы киңәшче, йортыбызның терәге. Киләчәктә дә безнең уңышларга сөенеп, озак еллар бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән!

Кешелекле бит син, олы җанлы,

Ярдәмле син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше, белмим, бармы,

Без бәхетле тик син булганга.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән,
балаларың, Илүзә-Марс, Илүс.

 

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев