Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 ноября 2019, 09:30

1138

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче әтиебез  Солтан Вәлиулла улы белән

әниебез Миңнегөл Нуретдин кызы  Хәлиуллиннарның

бергә тормыш корып җибәрүләренә  29 ноябрьдә 55 ел тула.

Шушы гомер эчендә ни генә кичермәгәннәрдер алар, шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату, үрнәк гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, без - 5 бала дөньяга килгәнбез. Бишебезгә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Тормыш юлын узганда, төрлесе булгандыр, ләкин алар беркайчан да зарланмыйча, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп, шөкер итеп яшәделәр. Бүгенгесе көндә әти белән әниебез лаеклы ялда. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур  гомер кичерәләр. Кадерле әти-әниебез! Сезне шушы зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, безне гел шулай елмаеп, шатландырып яшәвегезне телибез! Һәр туган таң сезгә бары бәхет-сөенеч кенә китерсен. 55 ел элек кабызган шушы гаилә учагын сүндермичә, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак гомер итүегезне телибез. Сезнең алда баш иеп, яратып, олы рәхмәтләребезне белдереп калабыз.

Чын күңелдән, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев