Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 марта 2019, 08:30

1108

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән,

бүген Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез

НАИЛӘ НӘҖМЕТДИН кызы ҖИҺАНШИНАның

28 мартта гомер бәйрәме – туган көне.

Яраткан әниебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, балаларыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен, йөргән юлларың якты булсын. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Безгә яшәр өчен көч бирәсең, терәк булып торасың. Синең белән бик нык горурланабыз һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

Йортыбызны җылытучы учак,

Тормыш юлыбызны яктыртучы маяк,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сау-сәламәт булып озак яшә

Якыннарың белән гел бергә.

Күңел җылың белән яшәү дәртең

Сүрелмәсен гомер-гомергә.

Шулай ук күптән түгел туган көнен билгеләп үткән әтиебезне дә котлап, аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән, балаларың

Илнар-Айгөл, Илүзә-Эдик, Нәзилә;

оныкларың Салават, Азамат, Илназ, Сәйдәш.

Безнең теләкләргә кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев