Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 июня 2020, 08:00

800

0

4

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче

МИНӘХТӘМ ГАРИФ улы ФАТЫЙХОВның

28 июньдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык газизебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер.

Әниебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган әтиебез элеккеге хезмәттәшләре, укучылары күңелендә бай тәҗрибәле, олы хөрмәткә ия мөгаллим, киңәшче булып сакланадыр.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Әниебез Халисә Вәли кызы белән 50 ел иңне-иңгә куеп, бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшисез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр Сезгә!

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз:

Альберт-Ания, Айрат-Розалия, Эльмира-Рәфис,

Эльвира-Җәмил, Алия-Радик;

оныкларыгыз: Айнур, Эмиль, Риназ-Ольга, Эльвина,

Рияз, Тимур, Динара, Алисә, Лиана, Риана,

оныкчыгыгыз Марсель.

Бу теләкләргә әниебез Халисә, барлык туганнар,

кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев