Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 января 2022, 08:19

628

0

2

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче

Рәйфә Максуд кызы Закированың 28 гыйнварда күркәм юбилее.

Кадерле әниебез, матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа күңелебездәге иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.

Әни! Кышның салкын көнендә дөньяга килсәң дә, син һәрвакыт җылылык, нур чыганагы, яктылык өстәүче булдың. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы син. Рәхмәт, әни, безне яхшы тәрбия биреп үстергәнең өчен. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмеңә, безнең өчен өзелеп яшәвең өчен сиңа бик рәхмәтлебез. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез Илһам белән бәхетле, парлы, тигез тормышта яшәргә язсын.

Сине бик яратучы балаларың,
киленең һәм киявең, оныгың Рамазан.

 Әлеге теләкләргә әтиебез Илһам да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев