Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 июня 2022, 08:03

767

0

0

Котлыйбыз!

Кызыл Яр авылында туып, хәзер бик матур итеп Чирмешәндә гомер итүче энебез, абыебыз, туганыбыз ФӘРХАТЬ ФАТЫЙХ улы ГАТИНның

гомер бәйрәме - юбилее, туганыбызга 27 июньдә 60 яшь тула.

Хөрмәтле туганыбыз, син безнең өчен бик кадерле. Олы йөрәгең туганнарыңа, якыннарыңа карата бары изгелектә, син бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, туган жанлы. Сиңа теләкләребезнең иң изгеләрен юллап, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, тормыш иптәшең Рабига белән пар канатлар булып, тигезлектә, тиңлектә, сәламәтлектә яшәвеңне телибез.

60 яшь бит, абый, матур гомер,

Борчылма син килгән картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Килгән гомер үтсен шатлыкта.

Сине тәбрикләп, барлык туганнарың.

Кызыл Яр – Чирмешән - Түбән Кама.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X