Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 26 июнь 2022 - 08:07
    995
    0
    0

    Иске Кади авылында гомер итүче әтиебез САЛАВАТ ХӘЛИЛ улы КАМАЛОВның
    27 июньдә олы юбилее - 60 яшьлеге.

    Кадерле әтиебез, юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – киң күңелле, шаян, хезмәт сөючән үрнәк әти. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз, кирәк вакытларда кырыс тәрбиячебез дә. Синең уңганлыгың, тырышлыгың, көнне төнгә ялгап эшләвең, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтең – безгә үрнәк.
    Кадерле әтиебез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча мөлаем булып кал. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибар-ихтирамын тоеп, кылган яхшылыкларыңның бәрәкәтен күреп, хәерле, тыныч тормышта гомер ит.

    Юбилейда һәркем хәтер белән
    Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
    Тулы булсын сөенечләр белән
    Киләчәктә гомер юлларың.
    Ашлар тәмле әни кулы белән,
    Йортлар ямьле әти тыны белән.
    Йортыбызның утын сүндермичә,
    Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

    Сине яратып, хөрмәт итеп, әниең Рауза, тормыш иптәшең Розалия,
    балаларың Илмир-Гүзәл, Лилия-Рамил, Илсөя һәм 6 оныгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: