Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 декабря 2020, 08:00

501

0

1

Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән, 

хәзер Чирмешәндә яшәүче әтиебез, бабабыз
Шамил Латыйп улы Биктаһировның 

27 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.

Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без нык нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәръяклап яшәү үрнәге. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез! Һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Безнең шатлыкларга куанып, әни белән тигез гомер кичерегез.

Туган якның кырларыдай иркен,

Кадерлебез, синең күңелең.

Шатлык-куанычта һәм бәхеттә

Үтсен синең бөтен гомерең.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың.

Әлеге теләкләргә тормыш иптәшең Гөлнәзирә
һәм кодагыең Флюра да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X