Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 ноября 2020, 13:00

861

0

2

Котлыйбыз!

Тукай поселогында гомер итүче кадерле кешеләребез

әтиебез СӘЛИХҖАН МИНӘХМӘТ улы белән әниебез ӘНИСӘ ГАБДУЛЛА кызы НУРМӨХӘММӘТОВЛАРның

гаилә корып яши башлауларына ноябрь аенда 60 ел булды.

Кадерлеләребезне бриллиант туйлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез кояш нурыдай һәр көнебезне яктыртып, җылытып торасыз, күңелгә сөенеч һәм бәхет өстисез. Гомеребез буе акыллы киңәшләрегезне ишетеп, сезнең ярдәмнәрегезне тоеп яшибез. Барыбызның да олы таянычы, киңәшчесе сез. Сезгә гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, имин мул тормыш телибез. Мәрхәмәтлелек үрнәге булган, хезмәт сөючәнлекләре, тыйнаклыклары, сабырлыклары белән барыбызны сокландырган кадерлеләребезне Ходай рәхмәтеннән ташламасын.
Кайчан килсәк ишегегез ачык,
Сезнең белән яшәү – бер рәхәт.
Аралашып торыйк шулай мәңге,
Барысы өчен сезгә мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән, балалаларыгыз
Сәгыйть-Зөмәрә, Гөлсинә-Илһам, Гөлия-Фәрит,
Гөлчәчәк, Гөлзидә-Искәндәр, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев