Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 октября 2021, 08:11

1233

0

2

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче  Каинә Салих кызы Шәйхетдинованың

28 октябрьдә 65 яшьлек юбилее.

Син, әни, безнең өчен һаман яшь. Бүгенге көндә әни, диеп әйтер кешебез булу – безнең өчен зур бәхет ул. Гомереңне тырыш хезмәткә багышлап, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткән өчен без сиңа бик рәхмәтле. Балаларың, оныкларың өчен Син йолдызларның  иң яктысы, гөлләрнең хуш ислесе, эссе көндә – күләгә, караңгы төндә – якты ай, болытлы көндә нур сибүче кояш булып торасың. Сиңа нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек.

Юбилеең белән котлап, кадерле әниебез, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Без сиңа чиксез рәхмәтлебез.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Балаларың: Марс-Миләүшә, Марсель-Алсу, 

оныкларың: Илүсә-Илдус, Ильяс, Гүзәл, Гөлназ, Сәйдә.

Әлеге теләкләргә әтиебез Җәүдәт тә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев