Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 сентября 2020, 08:30

809

0

0

Котлыйбыз!

Утыз Имән авылында гомер итүче безнең
кадерле кешебез - яраткан әтиебез
Фәрхат Зәки улы Морадыймовның
27 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Әтиебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Олы рәхмәтебез сиңа барысы өчен дә. Без сине бик нык яратабыз.

Әти! Алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкать-лелеген, мәрхәмәтлелеген, игьтибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итегез! 

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,

Гомер көзен тыныч каршыла.

Рәхмәтебез әйтеп, газиз кешем,

Баш иябез синең каршыңда!

Иң изге теләкләр белән,

балаларың Гөлгенә-Рамил, Фәндәс-Ләйсән

оныкларың Азалия, Айнур.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X