Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 апреля 2019, 08:30

1099

0

3

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле

әниебез  Билалова Равилә һәм аның игезәге Вәлиева Әминә Бәдертдин кызларының

28 апрель көнне 55 яшьлек туган көннәре.

Икесенә бергә 110 була!

Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нинди генә матур теләкләр әйтеп бетерсәк тә аз шикелле тоела. Сез изге күңелле, юмарт, гел ярдәмчел, гадел, йомшак холыклы булдыгыз. Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек, тигезлек, күңел тынычлыгы белән, моңаймыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә тагын 55 шәр ел яшәргә язсын иде.

Сезгә тагын нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңелебездә йөрткән ярату хисен аңлатып бетерә торган түгел.

Әнием, син минем яшәү көчем, таянычым, сердәшчем. Сезгә, әти белән, матур озын гомер итәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Әсхәт,

кызың Рузилә, киявең Илназ, оныгың Ясминә.

Әлеге теләкләргә Әминә апаның ире Вагыйз,

кызы Әлфинә дә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X