Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 марта 2021, 08:34

1449

0

0

Котлыйбыз!

Кадерле кодабыз Габдрәшит  Мөдәррис улы Җамалтдиновның 27 мартта гомер бәйрәме.

Сине, кодабыз, олы бәйрәмең — 65 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Кодагый белән бер-берегезгә кирәк булып, җан җылыгызны тоеп яшәгез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Туар таңнар алып килсен сиңа,

Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Ихтирам белән, кода-кодагыйларың:
Илтөзәр-Кадрия (Сарман), Мәүлет-Хатимә (Яңа Чишмә), Таһир-Флера (Чирмешән).

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X