Котлыйбыз!
Югары Чегодай авылында туып үскән,
хәзер Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче
Гөлфирә Минкамил кызы Хөсәеновага
27 февральдә 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз һәм озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, шундый ярдәмчел, изге күңелле булып кал, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә язсын.
Туган көнең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рамил,
балаларың: Рәмис, Ришат-Айгөл, Гөлинә;
оныкларың: Самат, Булат.
Нет комментариев