Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 февраля 2019, 10:30

1014

0

3

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Гайшә Сирач кызы Җиһаншинаның

27 февральдә күркәм юбилее.

Яраткан әниебез, безгә биргән ныклы тәрбияң, ата-ана, туган кадерен белергә өйрәткәнең, без килгәндә кочак җәеп каршы алганың, ярдәмең өчен бик зур рәхмәт әйтеп, изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа саулык, күңел тынычлыгы, безнең шатлыкларга сөенеп яшәвеңне телибез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып хәерле озын гомер кичерергә язсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Рәхмәтебезнең сиңа олысы.

Бүгенгәчә тоеп яшибез без

Синнән күчкән йөрәк җылысын.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың Илгиз-Раилә, Инсаф-Лилия,
Гөлшат-Дамир;  оныкларың Илсаф, Ирек, Рүзәл, Нурия, Рания, Равия.

Әлеге теләкләргә әтиебез Ильяс та кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев