Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 25 ноябрь 2020 - 08:30
    380
    0
    1

    Лашман авылында яшәүче кадерле әтиебез,
    бабабыз Җәүдәт Сирач улы Гайсинның

    26 ноябрьдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

    Кадерле әтиебез, бабабызны олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле матур тормыш, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Сөекле әниебез белән туган йортыбызның утын сүндермичә, озак еллар яшәргә язсын. Безнең өчен киңәшче, оныкларыңның сердәшчесе булып яшә.

    Гомерне бит еллар билгеләми,

    Яшәү дәрте булсын күңелдә.

    Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

    Юлдаш булсын, әти, гомергә.

    Һәр яңа көн бәхет алып килсен

    Алсу таңнар күмсен шатлыкка

    Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә

    Картаерга бер дә ашыкма.

    Әниебез Сания Шакир кызын да ноябрьдә булачак Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

    Якты кояш сиңа нурын сипсен,

    Тынычлыкта типсен йөрәгең,

    Авырлыклар сине читләп үтсен,

    Кабул булсын һәрбер теләгең.

    Иң ихлас һәм изге теләкләр юллаучы
    балаларыгыз Гөлназ - Рәмис, Радик -Айгөл,
    оныкларыгыз Гөлия, Шамил, Әнисә, Рамил.
    Бу теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: