Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 25 ноябрь 2020 - 09:00
    633
    0
    4

    Кара Чишмә авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Чирмешәндә тормыш итүче
    Ландыш Габдрахман кызы Сәмәрханованың

    26 ноябрьдә гомер бәйрәме, туган көне – 55 яшьлек юбилее.

    Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

    Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,

    Аяз көннәр булсын җаныңда.

    «Бисмилләһ» дип син шатланып уян

    Гомереңнең һәрбер таңында.

    Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын

    Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

    Авырлыклар сине урап үтсен,

    Кабул булсын һәрбер теләгең.

    Җирдә кояш нуры балкыгандай,

    Син балкыйсың безнең күңелдә.

    Тормышыбыз синең белән матур,

    Рәхмәтлебез сиңа гомергә…

    Сине яратып һәм хөрмәт итеп, ирең Фәрхать,

    балаларың Гөлинә-Илфир, оныгың Әминә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: