Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

25 августа 2020, 08:10

738

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче,

безнең өчен якын һәм кадерле кешебез - әниебез, әбиебез

Рәйсә Хәбибулла кызы Мөбәракшинага
25 август көнне 75 яшь тула.

Кадерле әниебез! Шушы  матур бәйрәмең – юбилеең  белән сине барыбыз бергә ихлас күңелдән тәбрик  итәбез! Әниебез, әтиебез  белән бергәләп без - ике бала - улыгыз һәм кызыгызны кадерләп тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына  аяк бастырдыгыз. Төпле киңәшләрегез белән авырлыкларга бирешмичә, нык итеп яшәргә өйрәттегез.  Олы рәхмәт сезгә! Кызганыч, әтиебез бүгенгесе көндә арабызда юк инде.

Әни! Тормыш юлыңда күп сынаулар, авырлыклар күрергә туры килгән сиңа. Ишле гаиләдә иң олы бала булганлыктан, сиңа хезмәтне яшьли башлап җибәрергә туры килгән. Балалыктан да аерылып бетмәгән килеш, иртән иртүк чыгып китүләр җиңел булмагандыр, мөгаен. Тик шулай да син бирешмичә, нык булып, гаилә өчен, үзеңнән соң килгән сеңелләр, энеләрең өчен гаилә терәге, үрнәк апа булып кала белгәнсең.
Бүгенгесе көндә дә, Аллага шөкер,  әни, син сау-сәламәт, туктаусыз хәрәкәттә. Кайткан-киткән кеше өчен ишегебез һәрвакыт ачык. Әниебез һәрберсен якты йөзе белән каршы ала һәм озатып кала. Изге күңелле, нигезебезнең терәге булган әниебез! Сиңа саулык-сәламәтлек, куанычлы озын гомер, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның игелеген, хөрмәтен тоеп, аларга шатланып, бәхетле яшәвеңне теләп калабыз!

Иң изге теләкләр белән:

балаларың Илдар-Раушания, Исламия-Фәрхать,

оныкларың Миләүшә-Рәмис, Нияз, Фәнил, Фаяз, Алия, Ильфат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев