Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

25 марта 2019, 09:50

2276

0

1

Котлыйбыз!

Кармыш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Хәлил Шәфигулла улы Шараповка 25 мартта 50 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Зур бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең белән  чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син тормыш авырлыкларын җиңеп, туганнарыңа сабырлык, изгелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Сиңа озын гомер, сәламәтлек телибез. Башлаган эшең һәрвакыт уң, баскан адымнарың нык булсын.

Без сине гадилегең, җитезлегең, уңганлыгың, бал корты кебек эш сөючән булганыңа бик яратабыз. Син безнең өчен утта янмый, суда батмый торган чын ир кеше. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Менә тагын бер яз үтеп бара,

Якынайтып гомер көзләрен,

Исән-сау бул, кайгы-хәсрәт күрмә,

Котлы булсын туган көннәрең.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Эльмира, балаларың Йолдыз, Ләйсән һәм Әмирхан.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев