Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 апреля 2020, 08:00

691

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче

безнең кадерле кешебез

Сирень Сәлим кызы Әхмәдуллинаның

25 апрельдә туган көне  - олы юбилее.

Дөньяның матурлыгын, намусның сафлыгын, күңелнең пакълеген аңларга өйрәтүче газиз әниебезне шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакытта да изге күңелле, ачык йөзле, кешеләргә гел яхшылык кына эшләүче әниебезнең тормыш китабын гадилек, гаделлек, кешелеклелек, хезмәт сөючәнлек кебек матур сыйфатлар гына бизи.

Әниебез – игелекле һөнәр иясе – бөтен гомерен намуслы хезмәткә багышлады. Ул 41 ел район финанс системасында эшләде: әүвәл туган авылында, Тукай исемендәге колхозда - баш бухгалтер һәм 20 елдан артык район финанс-бюджет палатасында бүлек мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыкты.

Эше бик авыр булса да, ул аны яратып башкарды. Үзенә, үз эшенә, хезмәттәшләренә карата таләпчән, игътибарлы, намуслы һәм тугры булды, беркайчан да кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча, сабырлык белән бөтен кыенлыкларны җиңеп, барысына да ярдәм итеп, гел алга атлады. Шуңа да коллективларында зур дәрәҗәле белгеч, хезмәттәшләре арасында рәхмәтле һәм хөрмәтле җитәкче булды.

Тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен, күп тапкырлар район башлыгының, Финанслар министрлыгының, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына ия булды, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Россиянең финанс отличнигы исеменә һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Кадерлебез безнең! Хезмәт юлың бик матур булды. Эшең авыр булып, бөтен барлыгыңны хезмәткә бирсәң дә, күңелеңнең иң якты  хисләрен гаиләңә, балаларыңа, туганнарыңа да багышладың, һәрвакыт балаларым, диеп яшәдең һәм яшисең дә.

Кадерле әтиебез Әхтәм белән 37 ел гомерегезне иңгә-иң куеп, без – балаларыгызны чын кешеләр итеп тәрбияләргә бөтен көчегезне бирдегез, безне дә үзегез кебек намуслы, акыллы, тәртипле итеп үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Барысы өчен дә сезгә иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Яраткан әниебез! Без сиңа тагын да матур киләчәк телибез. Ходай Тәгалә сине исәнлектән аермасын, ягымлы, ачык йөзең гел елмаеп торсын, эшләгән хезмәтләреңнең рәхәтләрен, үстергән балаларыңның шатлыкларын гына күреп, җан тынычлыгы белән, кадерле әтиебез янәшәсендә туганнарыңның, якыннарыңның, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, безнең барыбызны да шатландырып, пар канатлар булып, тигезлектә, озын гомерләрдә яшәргә язсын иде.

Һәрвакытта да тыныч, сабыр күңелең, гадел, акыллы киңәшләрең, тырыш, хезмәт сөючән яшәү рәвешең барыбызга да үрнәк булырлык.

Үзең гадел, үзең кешелекле, Шуңа арта синең хөрмәтең.

Сиңа карап төшендек без, әни,

Яшәү ямен, яшәү кыйммәтен.

Яшәү маягы син - безнең өчен,

Күңелең белән үрнәк син.

Мең рәхмәтләр яусын тәрбияңә, әни,

Безнең өчен бик-бик кирәк син.

Безнең өчен рухи терәк син,

Безнең өчен һәрчак үрнәк син.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып,  әтиебез Әхтәм;

балаларың Алсу, Айрат, Гүзәл, Ринат;

оныкларың Илдар, Динар, Тимур һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев