Котлыйбыз!
Лашман авылында яшәүче
Сания Шакир кызы Гайсинаның
25 нче февральдә туган көне – 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез! Чын күңелебездән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, әтиебез, бабабыз – Җәүдәт Сирач улы белән тигезлектә, без - балаларыгызның күңел җылысын тоеп, оныкларыгызның игелеген күреп бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа, әни, бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әни, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Ихлас теләкләр белән, тормыш иптәшең, әтиебез – Җәүдәт;
балаларың Гөлназ-Рәмис, Радик-Айгөл; оныкларың Гөлия, Шамил, Әнисә, Рамил.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар кушыла.
Комментарии
0
0
Бу фотосы миндэ дэ бар, бик матур котлау??энилэргэ куп кирэкми бер жылы суз житэ ??исэн сау булсын кадерлелэрегез?
0
0