Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 декабря 2020, 08:00

587

0

1

Котлыйбыз!

Туймәт авылында гомер итүче

әтиебез Наил Фәттах улы һәм әниебез Галия Гафурҗан кызы Фәссаховларның

гаилә корып яши башлауларына 25 декабрьдә 60 ел була.

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гаилә бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Тормыштан, хезмәттән һәрвакыт тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән Фассаховлар нәселенең төп нигезендә матур тормыш корып, 5 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, киленнәрегез, оныкларыгыз һәм аларның балалары исеменнән,

 улыгыз Альберт киленегез Рәзилә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев