Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 ноября 2021, 08:13

729

0

2

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Гөлнәзирә Минталип кызы Фәсхетдинованың 
25 ноябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Кадерле, яраткан әниебез, әбиебез! Без сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген өйрәтүче, үз җаны аша уздырып иман иңдерүче син. Аллаһының мең рәхмәте яусын, әни! Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Сине яратып, балаларың, оныкларың һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев