Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 октября 2021, 08:09

1322

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче РӘШИДӘ ХӘБИБУЛЛА кызы ӘГЪЛӘМОВАга

25 октябрьдә 75 яшь тула.

Рәшидә апа! Сиңа иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Рәшидә апа белән Әмин абый игелекле, тәрбияле дүрт бала үстерделәр, бүген оныклар сөеп, бәхетле картлык кичерәләр. Туып үскән нигезебезнең учагын сүндермичә саклаучылар алар. Гомер буе тырыш, уңган булдылар, шуңа да капкаларының ябылып торганы юк. Кайчан гына килеп керсәк тә, Рәшидә апа безне ачык йөз белән каршы ала, тәмле аш-сулары белән кунак итә, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкара. Рәшидә апа, гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек телибез, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта яшәргә язсын. Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, Әмин абый белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез!

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык, куанычлар

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән, Сургутта яшәүче туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев