Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 октября 2021, 07:46

551

0

2

Котлыйбыз!

РӘШИДӘ ХӘБИБУЛЛА кызы ӘГЪЛӘМОВАның (Әмир авылы)

25 октябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Кадерледән-кадерле әниебез, ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең киң күңелле, ачык йөзле, игелекле гамәлләрең белән хөрмәткә лаек кешебез. Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, матур, кадерле картлык, куаныч-шатлыклар, бәрәкәтле гомер бирсен.

Безнең – балаларыңның, оныкларыңның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, безгә олы терәк булып исән-имин яшә. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртып торсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, киленең һәм оныкларың.

Әлеге теләкләргә әтиебез Әмин дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев