Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 января 2020, 11:30

850

0

2

Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән,
хәзер Чирмешәндә яшәүче  кызыбыз, туганыбыз

ГӨЛҮЗӘ МИНКАМИЛ кызы ХӘСӘНШИНАның 25 гыйнварда күркәм юбилее.

Кадерле кызыбыз, туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тормыш иптәшең Локман белән тигезлектә, муллыкта, озын гомер итүегезне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Һәр теләгең, хыялың тормышка ашсын, эшләрең уңышлы булсын.

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, әти-әниеңә, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Һәр көнгә куанып, тормыштан тәм табып, гаиләң, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың, балаң булу - безнең өчен олы бәхет. Киләчәктә дә синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп итсен.

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Исәнлектән аермасын Ходай,

Бергә булыйк гомер буена.

Иң изге теләкләр белән, әти-әниең, апаң Гүзәл, җизнәң Фәнил.

Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев