Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 января 2020, 11:00

1392

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле  тормыш иптәшем,

әниебез, әбиебез Гөлүзә Минкамил кызы

Хәсәншинаның  туган көне – юбилее!

Кадерлебез, шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Ходай сине бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынамасын, пар канатыбызны каермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,

Тормыш йөген икәү тартканга.

Сикәлтәле юлларны үткәндә

Сер бирмәгән өчен ятларга.

Рәхмәт сиңа, җаным-карлыгачым,

Мине аңлап, юлны биргәнгә.

Ир – баш, хатын – муен, диеп,

Тормыш юлын ипләп үткәнгә.

Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,

Гомер буе сабыр булганга.

Сабыр төбе – сары алтын, диләр,

Шул сүзләрне истә тотканга.

Балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп гомер ит.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Локман,

балаларың Раил-Гөлия, Ләйсән-Линар, оныгың Әминә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев