Котлыйбыз!
Түбән Кәминкә авылында яшәүче кадерле туганыбыз
АЛСУ СӘГЫЙТЬ кызы ШАРАПОВАның олуг юбилее.
Вакытларга сарылып килгән, муллык китергән көздә туган газиз якыныбыз, бәйрәмең котлы булсын, көннәреңне сөенечләр генә бизәсен. Тирә-юнеңдә кояш гел балкып торсын, бер дә сүнмәсен. Кадерле кешебез, күңел җылыңны барыбызга да өләшәсең. Җитәкче буларак та, тату коллектив туплап хезмәт итәсең.
Энебез Ралиф Габдерәуф улы белән тигезлектә, бәрәкәтле муллыкта яшәп, балаларыгызның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, озын гомер кичерүегезне телибез.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән, Шәмсетдиновлар гаиләсе.
Нет комментариев