Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 23 октябрь 2021 - 08:42
    238
    0
    2

    Лашман авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә гомер итүче

    ФӘРИДӘ ШАКИР кызы МӨХӘММӘТШИНАның октябрьдә туган көне – юбилее.

    Үрнәк гаиләдә матур уллар үстереп, таянычыбыз, терәгебез, шатлыгыбыз булган иң кече сеңелебез Фәридәне гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Төпчегебез булгач, без аны бик яратабыз, тормыш иптәше Җәлил белән барлык туганнарына, якыннарына ярдәм итеп яшәүләренә сокланабыз, Ходай Тәгалә үзләренә дә чиксез әҗерләрен бирсен! Әтиләренең сеңелесе Минзифа апа да соңгы сыену урынын алар гаиләсендә тапты, кадерле апа булып, аңа соңгы сулышын якыннары кулында алырга язды.

    Кадерлебез, гел шулай матур, йөзең нурлы, тормышың түгәрәк булсын. Барыбыз да бер тирәдә яшибез, шатлыгы да, көенечләре дә уртак, шулай гел бергә булыйк. Туган көнең котлы булсын!

    Иң изге теләкләр белән, туганнарың Рәмзия,

    Рәис-Гөлсәрия, Саяз-Зөлфия, Динар-Айгөл,

    Дамир-Динара, Рамил-Рита.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: