Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 мая 2019, 13:00

1001

0

2

Котлыйбыз!

 24 майда безнең өчен зур бәйрәм –

иң яраткан, иң кадерле кешебез - Югары Чегодай авылында туып үскән, Чирмешәндә гомер итүче
Әхтәм Әхмәт улы Назыйровка  70 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Яшә әле, әти, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән,

яратып hәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Асия,

балаларың Азат, Ринат-Зөлфия, Илдар-Ләйсән;

оныкларың Әдилә, Данияр, Раилә, Зәринә, Камилә, Рафаэль.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X