Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 марта 2021, 08:21

798

0

3

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез – әниебез,

тормыш иптәшем Раушания Хади кызы Мөбәракшинага 24 март көнне 50 яшь тула.

Кадерле, сөекле әниебез! 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, мөлаем, ачык йөзле, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның игелеген күреп, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә насыйп булсын. Һаман шулай безгә терәк булып, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай.

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Иң изге теләкләр белән, Миләүшә-Рәмис, Алия, Илфат.

Бу теләкләргә әтиебез Илдар, әбиебез Рәисә дә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев