Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 марта 2021, 07:50

614

0

2

Котлыйбыз!

Керкәле авылында гомер итүче безнең өчен кадерле кешеләребез:

әтиебез Миннәхәт Вәлимөхәммәт улы белән

әниебез Мөзәянә Әхмәтвәли кызы Фәттаховларның

бергә тормыш башлауларына 24 март көнне 60 ел була.

Кадерле әти-әни, әби-бабай! Сезне бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Яшьлегегез авыр чорга туры килсә дә, сез һәрвакыт хезмәт сөючән, тырыш, матур итеп яши белдегез. Бүгенге көнгә кадәр күркәм, үрнәк гаилә булып, кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан атлыйсыз. Еллар узган саен без сезгә карап сокланабыз. Һәрчак безгә үрнәк булып, пар канатларыгыз каерылмыйча матур гомер итүегезне телибез!

Рәхмәт сезгә, әти-әни!

Ярый әле икәү яшьлектә

Бер-берегезгә очрап табышкансыз,

Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Без телибез, әти-әни,

Сезгә бүген тик шуны:

Булыгыз һәрчак таза-сау,

Белмәгез картаюны.

Иң изге теләкләр белән, сезне яратып,

балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев