Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 22 июль 2020 - 08:00
    355
    0
    0

    Лашман авылында яшәүче газиз әниебез Роза Кыям кызы Шакировага

    23 июль көнне 85 яшь тула.

    Мәрхәмәтле, олы йөрәкле, киң күңелле, кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге зат. Кояш нурыдай аяз көннәр, күңел тынычлыгы, имин тормыш, иң мөһиме – ныклы сәламәтлек һәм хәерле озын гомер телибез сиңа.

    Иң изге теләкләр белән,

    сине хөрмәт итеп, кызларың, кияүләрең, улың, киленең,

    10 оныгың һәм 13 оныкчыгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: