Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

22 мая 2020, 08:16

822

0

1

Котлыйбыз!

Кадерле әниебез Һәдия Харис кызы Могыйновага (Кара Чишмә авылы)

23 майда 55 яшь тула.

Әниебез, сине олы бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын, тигез гомер итүегезне телибез! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

“Әнкәй“ диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш  иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев