Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 22 март 2020 - 08:00
    515
    0
    2

    Кармышта яшәүче Илфат Чулпан улы   Гыймадиевка

    23 мартта 50 яшь тула.

    Кадерле улыбыз, без сине бик тә кешелекле, тырыш, уңган-булган, туган җанлылыгың өчен чиксез яратабыз. Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, безне кайгыртып, булышып торучы, игелекле, акыллы улыбыз белән горурланып яшибез. Син үз эшеңнең остасы – Чирмешәндә 22 ел янгын сүндерүче булып эшлисең.

    Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар, озын гомер телибез. Киленебез Гүзәл белән балаларыгызның игелеген күреп, рәхәттә яшәгез.

    Юбилеең кебек куанычлы

    Булсын җирдә һәрбер мизгелең.

    Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,

    Кадерлебез, бөтен гомерең.

    Иң изге теләкләр белән, әтиең, әниең.
    Әлеге теләкләргә тормыш иптәшең Гүзәл, кызларың Гөлназ, Алия һәм Алинә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: