Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 июля 2021, 10:36

673

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туган, бүген Сургутта яшәүче кадерле туганыбыз

ФАЗЫЛ ӘГЪЗАМ улы ӘГЪЛӘМОВка 22 июльдә 65 яшь тула.

Кадерле Фазыл абыебыз! Сине чын күңелебездән туган көнең – юбилеең белән тәбриклибез. Шушы күркәм бәйрәмеңдә сиңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Кечкенәдән безне якын итеп, яратып һәм назлап яшәдегез. Беркайчан да караңгы йөз күрсәтмәдегез. Безнең өчен “янып” торган абый булып, һәрвакыт ярдәмгә ашкынуыгыз өчен олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Бу тормышта шундый олы йөрәкле һәм мәрхәмәтле абыйларыбыз булу - безнең өчен зур бәхет! Фазыл абый, юбилеең белән котлап, сиңа һәм Рәшидә апага нык исәнлек телибез. Матур һәм мул тормышыгыз алга таба да дәвам итеп, туар таңнар бары шатлыккына алып килсен иде.

Сезне яратып һәм ихтирам итеп, сеңелләрең һәм Салават энең гаиләләре. Барлык изге теләкләргә безнең әти белән әни дә кушылып, сезгә корычтай нык сәламәтлек телиләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев