Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 ноября 2018, 09:00

1344

0

1

Котлыйбыз!

Туймәт авылында гомер итүче

Миңлегөл Миннап кызы Гатинага

6 ноябрьдә 70 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, шушы олуг бәйрәм көнеңдә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыңны сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, чиксез шатлыкларда гына каршыларга насыйп булсын.

Әни! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыңда йөреп, балаларың, туганнарың белән гомер итү сине бары тик бәхетле итсен.

Аллаһы Тәгалә биргән гомереңдә күпме сынаулар үтсәң дә - сынмадың, сыгылмадың. Укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәрләрең буенча җәннәтләрдә булырга язсын сиңа.

Гомер хәзинәсенә өстәлде тагын бер ел,

Моңайма еллар үтә дип, елмай син - бәхетле бул.

Котлы булсын бәйрәмең, тыныч булсын күңелең,

Шатлык сөенечләр белән тулы булсын гомерең.

Сине яратып, балаларың, кияү-киленнәрең,

10 оныгың, 3 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев