Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 сентября 2020, 08:00

1541

0

1

Котлыйбыз!

Әлмәт районының Габдрахман авылында туып үскән,

хәзер Лашман авылында яшәүче әтиебез

Рөстәм Шәһит улы Кучарбаевка 55 яшь тулды.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең, юбилеең белән котлыйбыз. Гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң-иң олысын, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен генә күреп, матур гомер кичерүеңне телибез. Күңелеңдә гел изгелек кенә, кешеләргә ярдәмчел, игътибарлы булган өчен абруең зур, әтиебез.

Әниебез белән күпләргә үрнәк булуың белән, безне сөеп, кадерләп, назлап, иркәләп, җил-яңгыр тидерми үстереп, зур тормыш юлына озаттыгыз.

Яшәү учагын сүндермичә, йортыбызның нуры булып, тынычлыкта, күңел һәм җан җылысын сүрелдермичә безгә яшәү чыганагы булып, әниебез белән бергә тигез яшәгез. Гел шулай яхшы кәефле, шат, көләч булып кал. Мең, мең, яшә әтиебез.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Эльмира;

балаларың Динара, Лениза-Радик, Азамат;

оныкларың Зөбәрҗәт һәм Тәбриз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X