Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 мая 2020, 08:00

726

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында гомер итүче кадерле әниебезнең,

тормыш иптәшем, әбиебез Илһамия Бәхтияр кызы Исхакованың

22 майда күркәм гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее!

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның янәшәсендә, әти белән куанычлы, бәрәкәтле гомер итүегезне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын! Сиңа рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Җиткерәбез туган көнеңдә.

Үстердегез безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән: әти,
балаларың: Марат-Алсу, Ранис; Илүсә-Марсель,
Эльвина, Риназ; Гүзәл-Рамил, Розалина, Данир, Раян.

Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X