Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 января 2021, 11:25

1089

0

4

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче яраткан әниебез

Тәслимә Мифтах кызы Әхмәтҗанованың

22 гыйнварда олы юбилее - 70 яшьлеге.

Иң кадерле кешебез. Әниебез! Әбиебез! Әлеге сүзне ничек кенә әйтсәк тә, анда сиңа булган бар хөрмәт һәм яратуны сыйдырып бетереп булмый.

Син үзеңә бу дөньядагы иң күркәм һәм иң асыл сыйфатларны туплагансың. Эчкерсез,  саф күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, олы җанлы һәм олы йөрәкле кеше син. Кылган гамәлләрең дә бары игелек кенә. Туганнарыңның кадерен белеп, балаларыңны, оныкларыңны яратып, сөеп, безнең өчен һәрчак кайгырып яшисең.

Сине ихлас күңелебездән бүгенге матур бәйрәмең белән котлап, җир йөзендәге иң матур, иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Кояш нурларыдай аяз көннәр, бәхет тулы якты иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Туган нигезебез һәрчак ризыклы булсын, гаилә җылысы беркайчан да сүнмәсен. Алдагы көннәрдә дә бүгенгедәй барыбыз да гел бергә булып, шатлык-куанычта гына яшәргә язсын Ходай. Гел шулай көләч, ягымлы булып кал. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Әни диеп әйтер кешең булу-

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була,

Кайгыларың булса - югала.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,

Синең белән туган йорт ямьле.

Иң изге теләкләр белән,
балаларың Фазыл-Эльмира, Роза-Фәрит, 
Римма-Раил, Фәрит-Миләүшә, Фуат-Денира,
9 оныгың һәм аларның 2 баласы.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X