Котлыйбыз!
Түбән Чегодай авылында туып үскән, хәзер Чирмешән авылында яшәүче әтиебез
Рөстәм Мөхтәсим улы Шәйхетдиновның
3 гыйнварда туган көне – 60 яшьлек юбилее!
Әтиебез, сине гомер бәйрәмең – туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын гомер, имин-тыныч тормыш телибез.
60 яшь бит әле - матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта!
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Балаларың, әти, рәхмәт әйтә
Котлы булсын 60 яшең!
Иң изге теләкләр белән, Раил-Гөлшат, Лилия;
оныкларың Дилә, Язилә.
Нет комментариев