Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 20 октябрь 2021 - 08:01
    323
    0
    0

    Туймәт авылында туып үскән, Чирмешәндә
    яшәүче РӘШИТ ВӘҖИ улы БӘДРТДИНОВның
    21 октябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлеге.

    Кадерле кешебез, үз тирә-яныңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез.
    Уфтанма, бүген алтмыш, дип,
    Күңелең синең яшь әле.
    Йөзеңнән нурлар сибелә,
    Дәрт-дәрманың бар әле.

    Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән, тормыш иптәшең Нурия,
    балаларыбыз: Ринат-Ләйсән, Рамил-Маргарита,
    оныкларыбыз: Тамирлан, Диана, Сөембикә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: