Котлыйбыз!
Тукай поселогында яшәүче әниебез
Әнисә Абдулла кызы Нурмөхәммәтовага
21 мартта 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге зат. Әтиебез белән күпләргә үрнәк булырдай ныклы гаилә корып, пар канатыгыз астында без – 5 балагызны сөеп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Әни, сиңа күңелебездәге иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Әни, сиңа исәнлек-саулык, бәхетле гомер көзе, тыныч көннәр, иман байлыгы телибез. Син әле барыбызга да бик кирәк. Ходай гомереңне озын итсен, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын. Безнең янәшәдә ак яулыклы иң газиз кешебез, йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, тигезлектә, озак еллар яшәргә язсын.
Әти белән әни тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, улың Сәгыйть,киленең Зөмәрә,
кызларың Гөлсинә, Гөлия, Гөлчәчәк, Гөлзидә,
кияүләрең Илһам, Фәрит, Искәндәр,
оныкларың Лилия, Алия, Самат, Сиринь, Булат, Инсаф, Әминә һәм
алты оныкчыгың. Бу теләкләргә әтиебез Салихҗан да кушыла.
Нет комментариев