Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 января 2020, 13:50

738

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

кадерле абыебыз, җизнәбез Фаяс Фәтхи улы Минһаҗевка

20 гыйнварда 60 яшь тулды.

Кадерлебез, олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, гаиләң, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу - безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Рәзилә белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.

Еллар үтә торсын, сулар аксын,

Шатлык белән килсен яңасы.

Без телибез алда гомерләрнең

Бәрәкәтле, якты, нурлысын.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Барлык туганнарың исеменнән, хөрмәт белән, балдызың Рузилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев