Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 января 2020, 13:00

793

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтәдә туып үскән, Чирмешәндә яшәүче

Фаяс Фәтхи улы Минһаҗевка

20 гыйнварда 60 яшь тулды.

Әти! Без сине барыбыз бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз! Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак таянычыбыз, сабыр холыклы, олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел, зур хөрмәткә лаеклы, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше. Тормышта гаиләңнең таянычы, терәге син һәм безнең өчен бик кадерле, бик кирәкле кеше! Әни белән бергә матур итеп яшисез. Безгә – балаларыгызга яхшы тәрбия биреп, укытып, акыллы киңәшләрегезне биреп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Без сезне бик яратабыз, рәхмәт сезгә!

Әти! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып, балаларыгызның, оныкларыгыз-ның, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, тынычлыкта, муллыкта тигез гомер итәргә язсын.

Әти, диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәзилә, балаларың Гомәр-Алсу, Илсур; оныкларың Мәрьям, Хәким.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев