Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 января 2020, 08:20

543

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,

бүген Лашман авылында гомер итүче

Дания Әхмәт кызы Гайсинага

21 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерлебез! Без сине бик тырыш, киң күңелле, сабыр, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене – кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Юбилеең белән котлап, сиңа саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тормышыбызның яме, тәме булып, күңел тынычлыгы белән озын-озак гомер кичерергә язсын, Аллаһы Тәгалә чикләнмәгән уңышлар, бәхет-сөенечләр насыйп итсен.

Тормыш иптәшең Фоат белән гаилә корып яши башлавыгызга якын көннәрдә 30 ел була. Сезне шушы олы вакыйга белән дә котлыйбыз. Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, матур гомер итегез, балаларыгызның бәхетләрен һәм шатлыкларын гына тоеп яшәргә язсын.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең –

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән,

туганнарың Гөлнур-Камил, Гөлфия-Равил.

Бу теләкләргә әниебез, абыебыз һәм  барлык балалар да кушыла.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X