Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 июля 2020, 08:36

668

0

2

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Кәримә Наҗәт кызы Кәримовага 8 июльдә 65 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез! Син безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге зат. Әтиебез белән күпләргә үрнәк, ныклы гаилә корып, пар канатыгыз астында без – ике балагызны сөеп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Әни, сиңа күңелебездәге иң матур теләкләрне юллыйбыз: күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын! Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, тигезлектә озак еллар яшәргә язсын сезгә!

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Ваһап, улларың, киленнәрең, алты оныгың һәм оныкчыгың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X